Агымдагы елның 22 августында «кече һәм урта эшкуарлык һәм индивидуаль эшкуарлык инициативасына ярдәм» милли проекты кысаларында «Ozon» маркет-плейсында эшләргә өйрәтү буенча чираттагы марафон старт ала.
Марафон кысаларында катнашучылар шәхси кабинетны теркәргә, товарның карточкаларын булдырырга, иң кулай логистика схемасын сайларга өйрәнәчәкләр. Укыту модульләрен узу һәм биремнәрне уңышлы үтәү нәтиҗәләре буенча форум-марафонда катнашучылар электрон сертификатлар алачак.
Марафонга теркәлү РФ КУЭ порталында ачык..jpg)