Федераль салым хезмәте үзмәшгуль гражданнарга чекларны тапшырмаган өчен җаваплылык турында искә төшерде

2022 елның 26 августы, җомга

Ведомство «Минем салым» кушымтасы аша үзмәшгульлек хезмәте күрсәтү яки эшләр башкарганда чек формалаштырырга һәм аны заказчыга исәп-хисап вакытында тапшырырга тиеш, дип искәртә. Шул ук вакытта мондый чек кәгазьдә дә, электрон рәвештә дә булырга мөмкин.
Салым органына үзмәшгульлеккә исәп-хисаплар турындагы мәгълүматларны тапшыру тәртибен һәм срокларын бозган өчен, чек формалаштырырга тиешле исәп-хисап суммасының 20% ы күләмендә штраф яный. 6 ай эчендә кабат бозган өчен штраф күләме исәпләүнең 100% ын тәшкил итәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International