Татарстанда «фән һәм университетлар» милли проекты составында 2,5 млрд сумга Яңа төбәк проектын эшләтеп җибәрәләр

2022 елның 6 сентябре, сишәмбе

Татарстан Республикасы «Фән һәм университетлар»милли проектын гамәлгә ашыру буенча беренче төбәк булды.

2022 елда Яңа төбәк проектын гамәлгә ашыруга федераль бюджеттан 2,5 млрд. сум бүлеп бирү планлаштырыла. Әлеге чаралар Иннополис Университетының торак комплексында яңа корпуслар төзүгә юнәлдереләчәк.

Төзелешләрнең гомуми мәйданы 28 мең кв. метр тәшкил итәчәк, аларда студентлар һәм яшь галимнәр өчен 1000 урын булдырылачак.

Татарстан Республикасында бүгенге көндә 13 милли проект составында барлыгы 49 региональ проект гамәлгә ашырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International