Россия Федераль салым хезмәте бурычлылар һәм кредиторлар арасында Килештерү процедураларына ярдәм итүгә юнәлдерелгән иҗтимагый-файдалы фонд эшчәнлегендә катнашырга әзер булуын белдерде. Бу фондның бурычы бурычлылар һәм кредиторлар арасында килештерү процедураларын үткәрүгә ярдәм итү булачак. Россия Федераль салым хезмәтеннән тыш, әлеге фонд эшендә Росфинмониторинг, Россия банклары ассоциациясе, Россия ССП һәм МСП Корпорациясе вәкилләре ярдәм итәргә әзер. Экспертлар билгеләп үткәнчә, объектив мәгълүмат булмау сәбәпле, якларның бер-берсенә ышанмавы нәтиҗәле килештерү процедуралары өчен киртә булып тора. Шул ук вакытта авторитетлы да, тиешле компетенцияле дә мондый килештерү процедураларын бердәм оештыручы юк. Федераль салым хезмәтендә булган салым түләүченең портфрлы портреты күрсәткечләре белән расланган бурычлы кеше эшчәнлегенең финанс моделен формалаштыру әлеге проблемаларны хәл итүне алга этәрәчәк. Дәүләт хакимияте органнарының, бизнес-ширкәтләрнең һәм банкларның иҗтимагый-файдалы фонды эшендә катнашу компетенциянең югары дәрәҗәсен, килешүләрдә катнашучыларның мәгълүматларын тикшерү һәм түләүгә сәләтлелекне торгызуның барлык финанс һәм хокукый инструментларын куллану мөмкинлеген тәэмин итәчәк.