​​Татарстан Республикасы Гарантия фонды бизнеска 2 млрд сумнан артык суммада поручительстволар бирде

2022 елның 19 сентябре, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Гарантия фонды 2022 елда бизнеска 2 млрд. сумнан артык суммага 446 поручительство бирде. Бирелгән йөкләмәләр Татарстан эшкуарларына бизнеска 6 млрд сумнан артык акча җәлеп итәргә булышты. Хәзерге икътисади шартларда заем акчалары, нигездә, касса аермасын каплауга җибәрелгән. Гарантия ярдәменә производство, сәүдә, хезмәт күрсәтү өлкәсеннән эшмәкәрләр, шулай ук аграрийлар һәм ташучы компанияләр ешрак мөрәҗәгать иттеләр. Үз бизнесыгызны гарантия ярдәме алу һәм ташламалы программалар турында Гарантия фонды сайтында, шулай ук тел буенча белергә була: +7(843)293-16-94, +7 (903) 061-40-18.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International