РФ сәнәгать һәм сәүдә министры Денис Мантуров халыкара форумда хәбәр иткәнчә, сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, яраклылык вакыты чыккан азык-төлек продуктларын түләүсез тапшыру (фудшеринг) уңаеннан, НДСны бетерү мөмкинлеген карый. Искәртеп узабыз, хәзерге вакытта НДС максатлары өчен түләүсез тапшыру шулай ук гамәлгә ашыру дип таныла. Бушлай тапшыру вакытында салым базасы күрсәтелгән товарларның (эшләрнең, хезмәтләрнең) бәясе, базар бәяләреннән чыгып билгеләнә. Әле 2019 елда ук Дәүләт Думасына НДСтан яраклылык вакыты чыккан азык-төлек продуктларын, шулай ук шешәгә тутырылган эчә торган суны түләүсез нигездә тапшыруны азат итәргә тәкъдим иткән закон проекты керде. Әмма әлеге нормалар кабул ителмәгән.