Россия Хөкүмәтенең беренче вице-премьеры Андрей Белоусов региональ һәм федераль хакимият органнары һәм эшлекле җәмгыятьләр вәкилләре белән дәүләт ярдәме чаралары һәм 2030 елга кадәрге чорга кече һәм урта бизнеска ярдәмне камилләштерү мәсьәләләре буенча фикер алышты.
Предприятиеләр беренче өч елда эшчәнлек алып баруны аеруча таләп итә, аларга базарларга чыгуда һәм инвестиция акчаларын алуда ярдәм итәргә кирәк. Шулай ук актив ярдәмгә мохтаҗ юнәлешләр арасында – сәнәгать предприятиеләре, авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре, технология компанияләре стартаплары, социаль эшмәкәрләр.
Андрей Белоусов сүзләренә караганда, бизнес өчен зур перспективалар маркетплейсларга чыгу һәм экспортны үстерү. Дәүләт ярдәме чараларының үтемлелеген арттыру хезмәтләрне циффрлаштыру һәм процедураларны гадиләштерү мөмкинлеге бирәчәк. "Документлар санын киметеп, алга китеш ясарга кирәк. Бу базарга чыгу өчен бик мөһим киртә, аны бар яктан да киметергә кирәк», – дип йомгаклады ул.
Киңәшмә нәтиҗәләре буенча Андрей Белоусов барлык сорауларны да эшләргә кушты. Аерым алганда, Стратегик инициативалар агентлыгына, регионнар рейтингын үткәрү тәҗрибәсен исәпкә алып, уртак