Бу көннәрдә Апаста мобилизация буенча хәрби хезмәткә чакырылган ир-егетләрне озаттылар. Аларны автобус белән Казан шәһәрендәге җыелу урынына илттеләр.
Төрле авыллардан мобилизацияләнгән райондашларыбыз билгеләнгән сәгатькә район хәрби комиссариаты бинасына җыелдылар. Ватанны саклаучы ир-егетләрне озатырга район башлыгы, төрле өлкә җитәкчеләре, дин әһелләре, әти-әниләр, гаиләләре, туганнары, дуслары, кайнар нокталарда хезмәт иткән ветераннар, форпостчылар һәм яшь армиячеләр килде. Һәрбер ир-егеткә район башлыгы исеменнән җылы оекбашлар, юыну-кырыну әйберләре, дарулар һәм башка кирәк-яраклар җыелмасы бүләк ителде.
Район башлыгы Айрат Җиһаншин үз чыгышында болай диде:
“Хөрмәтле райондашлар, Ватаныбыз сакчылары! Белгәнегезчә, батыр, кыю ир-егетләре булганга безнең илебез һәрвакыт җиңү яулап килде. Өлешчә мобилизацияләү буенча чакыру алуга җыенып килүегез үк сезнең кыюлыкны, илебезне сакларга әзер булуыгызны күрсәтә. Халкыбыз исеменнән сезгә рәхмәт сүзләрен ирештерәм. Исән-имин булып туган районыбызга әйләнеп кайтуыгызны телим. Шуны онытмагыз – сезне гаиләләрегез, әти-әниләрегез көтә. Бердәм булыгыз!”
Район мөхтәсибе Мирхәт хәзрәт Җамалиев һәм Сергей атакай да райондашларга изге теләкләрен ирештерделәр.
“Дан, шатлык, кайгы һәрберебез өчен уртак кичерешләр. Сез районыбызның чын батыр уллары. Йөргән юлларыгызда иминлек телибез, исән-имин әйләнеп кайтуыгызны теләп торачакбыз”, - диделәр алар.
Татарстан Республикасы Хәрби хәрәкәтләр ветераннары координацион Советы Төбәк җәмәгать оешмасының Апас бүлекчәсе җитәкчесе Фәнис Зәйнуллин райондашларга үзенең киңәшләрен бирде.
“Бервакытта да югалып калмагыз. Командирларны тыңлагыз. Исән-сау әйләнеп кайтып, Җиңү парадларында катнашырга язсын”, - диде ул.
Апас һәм Кайбыч районнарының хәрби комиссары Наил Җантемиров мобилизация буенча чакырылучыларга инструктаж үткәрде.
Үтәмеш авылыннан Фәнис Галиуллин да повестка алуга хәрби комиссариатка килгән. Аны да гаиләсе, туганнары, дуслары озатып калдылар.
“Тугыз ел элек Оренбург өлкәсендә артеллерия хәрби частенда хезмәт иттем. Бу юлы да исән-сау кайтырга язсын”, - диде ул.
Кызылтау авылыннан Гөлчәчәк һәм Фәрит Гыйбадуллиннар озатучылар арасында иде.
“Улыбыз Фәнисне озатабыз. Беренчесендә хәрби хезмәткә озаткан идек. Шатланып каршы алдык. Матур гына эшләде. Бу юлы да шатланып каршы алырга язсын”, - диләр алар.


