Кадерле сугыш һәм хезмәт ветераннары, хөрмәтле пенсионерлар!
Халыкара өлкәннәр көне уңаеннан иң ихлас котлауларны кабул итегез! Барыбыз өчен дә бу җылылык һәм хөрмәт билгесен алган әһәмиятле бәйрәм.Бу- буынара берләшү һәм заманнар бәйләнеше символы.
Сез үзегезнең гомерегезне туган ягыбызның үсеше өчен намуслы хезмәткә багышладыгыз. Сезнең тормыш- әхлаклылык, батырлык һәм фидакарьлек үрнәге. Сез әле дә әхлакый кыйммәтләрнең һәм гореф-гадәтләрнең сагында торасыз, балаларыгыз һәм оныкларыгызның ярдәмчеләре булып каласыз.
Сез бүген дә яшь буын белән белем һәм бәһасез тәҗрибәгез белән уртаклашасыз, үз үрнәгегездә хезмәт сөючәнлек, ватанпәрвәрлек, рух көче тәрбиялисез.
Без сезгә зирәклек, мәрхәмәтлелек һәм сабырлыгыгыз, киләчәккә өмет һәм ышаныч белән каравыгыз өчен рәхмәтлебез.
Бүгенге бәйрәм уңаеннан бәяләп бетергесез тырыш хезмәтегез, районыбызга карата ихлас мәхәббәтегез өчен рәхмәт һәм хөрмәт сүзләрен кабул итегез!
Сезгә сәламәтлек, иминлек, бәхет телибез. Һәрвакыт яныгызда кайгыртучан һәм яратучы балаларыгыз, оныкларыгыз, дусларыгыз булсын.Озын һәм бәхетле, сәламәт гомер кичерегез, якыннарыгызның уңышларына сөенеп яшәргә язсын!
Бәйрәм белән сезне!
Ихтирам белән, Апас муниципаль район башлыгы Айрат Җиһаншин.