​​2023 елда минималь хезмәт хакы күләме һәм яшәү минимумы яңа кагыйдәләр буенча артачак

2022 елның 6 октябре, пәнҗешәмбе

Хөкүмәт Дәүләт Думасына 2023 елда яшәү минимумы 14375 сумга, ә минималь хезмәт хакы күләме 16242 сумга кадәр арттырылачак закон проектларын керткән.
Закон проектында хезмәт хакының минималь күләме турында гамәлдәге законга төзәтмәләр бар. 2023 һәм 2024 елларга минималь хезмәт хакының яңа нигезләмәләре буенча махсус кагыйдәләр буенча билгеләнергә тиеш. Әйтик, бу елларда минималь хезмәт хакы үсеше РФ буенча тулаем хезмәткә яраклы халыкның яшәү минимумы күләменең үсеш темпыннан 3% ка артыграк булырга тиеш.
Бер үк вакытта 2023 елның 1 гыйнварыннан хезмәткә түләүнең минималь күләме аена 16242 сум тәшкил итәчәк дип билгеләнә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International