Акция барышында ук ГТО нормативлары тапшыру мөмкинлеге дә бар иде.
Кеше сәламәт яшәү өчен көненә 6 меңнән 10 мең адымга кадәр җәяү узарга тиеш, диләр. Сәламәт яшәү рәвешен үз иткән райондашлар Апасның үзәк урамнары буйлап җәяүләп атлады һәм тарих белән танышты.
Старт алдыннан акциядә катнашучылар флешмобка кушылды. Районның үзәк ял паркында зарядка үткәрелде.