Апаста өлкәннәр көне уңаеннан көзге ярминкә узды

2022 елның 7 октябре, җомга

Районыбызның барлык хуҗалыклары, крестьян-фермер хуҗалыклары, авыл җирлекләре, мәктәп коллективлары җәй буе үстерелгән мул уңышны халыкка тәкъдим иттеләр.
Печән, салам, бөртеклеләр, җиләк-җимеш, яшелчәләр, кул эшләре, камыр ризыклары – барысы да бар иде сатуда.
Ярминкәгә килгән халык үзенә кирәк әйберне бик теләп сатып алды.
Район башлыгы Айрат Җиһаншин җитәкчелегендәге комиссия ярминкә барышы белән танышып, югары бәя бирде.
“Хөрмәтле өлкәннәребезне бәйрәм белән тәбрик итәм! Сәламәтлектә, муллыкта яшәсеннәр. Һәрвакыт шулай актив булсыннар. Быелгы ел уңышлы булды. Ярминкәдә катнашучыларның һәрберсенә олы рәхмәтемне җиткерәм. ”, - диде район башлыгы.
Районыбызның мәдәният хезмәткәрләре ярминкәгә килүчеләрне җыр-моңнары, дәртле биюләре белән ял иттерделәр.
“Көзге ярминкәгә бик теләп чыктык. Монда нәрсә кирәк булса бары да бар . Бик матур концерт та карадык. Чын бәйрәм рухы бүген Апаста”, - диде Римма апа Нәҗмиева.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International