Коронавирус һәм грипп очракларының артуы күзәтелә

2022 елның 7 октябре, җомга

- Соңгы вакытта коронавирус авыруыннан саклану чараларына игътибар кимеде. Ләкин инфекция куркынычы саклана. Районда да авырулар саны арту күзәтелә. Халык игътибарлы булсын, саклык чараларын күрсеннәр иде. Беренче чиратта инфекция куркынычын киметү өчен прививка ясарга кирәк, - дип киңәш итә район үзәк хастаханәсе табибы Гөлсинә Гайнуллина.
Медицина белгечләре мәгълүматлары буенча, бүгенге көндә коронавирус белән зарарланган 18 кеше ачыкланган. Алар барысы да амбулатор дәваланалар. Бер ел эчендә 12972 кеше прививка ясатылган. Шуларның 101-балалар. 1546 кеше ревакцинация үткәрде.
- Вакцинаны инъекция һәм борын тамчылары рәвешендә алырга мөмкин. Шул ук вакытта гриппка да прививкалар ясыйбыз. Вакциналар олылар өчен дә, балалар өчен дә җитәрлек. Катнаш методны кулланырга мөмкин: гриппка каршы вакцина, мәсәлән, ату рәвешендә, ә коронавируска борын тамчылары рәвешендә эләгергә мөмкин. Профилактика өчен бик уңайлы һәм нәтиҗәле, – ди прививка кабинеты шәфкать туташы Равил Шакирова.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International