Үз нигезләреннән читтә яшәргә мәҗбүр булган райондашлар туган як күчтәнәчләрен ала

2022 елның 7 октябре, җомга

Район җитәкчелеге Буа, Тәтеш, Кайбыч районнарында урнашкан картлар йортларында тәрбияләнүче өлкәннәребезне әледән-әле төрле бәйрәм күчтәнәчләре белән сөендереп тора. Алар белән элемтәдә яши, хәлләрен белешә.
Өлкәннәр көне уңаеннан да район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гөлүсә Галләмова өлкәннәребез янында булып, район башлыгы Айрат Җиһаншинның җылы сәламнәрен, тәбрикләү сүзләрен җиткереп, күчтәнәчләрен ирештереп кайтты. Тәтеш картлар һәм инвалидлар интернат-йортында 1 райондашыбыз тәрбияләнә.

"Сәламәтлегем нык какшагач бирегә килдем. Тормыш иптәшем дә монда яшәде. Хәзер ул вафат инде. Яхшы карыйлар, ашаталар. Күчтәнәчләр дә гел китерәсез. Без райондашларны көтеп торабыз. Бик зур рәхмәт, онытмыйсыз", - диде Табар Черкене авылында гомер кичергән Нурытдин абый Йосыпов.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International