Апаста өлкәннәр төрле ярышларда катнаша

2022 елның 7 октябре, җомга

Апас универсал спорт залында өченче буын вәкилләре өчен шашка, шахмат, дартс һәм өстәл теннисы ярышлары узды. Өлкәннәр ГТО нормативлары да тапшырды.

Һәрвакыттагыча өлкәннәр актив булды. Алар ярышларда катнашты, аралашты. Соңыннан тәмле чәйләр дә эчтеләр.
Ярышта катнашучы өлкәннәрне район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гөлүсә Галләмова сәламләде һәм уңышлар теләде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International