Кайбычта яшәүче апаслылар туган якка сәламнәр юллады

2022 елның 7 октябре, җомга

Көзнең алтынга манылган бер көнендә, Халыкара өлкәннәр көне уңаеннан биредә яшәүче райондашларыбыз белән дә очраштык.

Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гөлүсә Галләмова өлкәннәр белән очрашып, хәлләрен белеште һәм район башлыгы исеменнән күчтәнәчләр тапшырды.
Апастан Мансур абый Гыйбадуллин һәм
Асия апа Җәләлиева тәрбиядән канәгать булуларын әйтеп, күп сәламнәрен әйттеләр, ихтирам һәм хөрмәт өчен рәхмәтләрен әйтеп күчтәнәчләрне алдылар.
"Бирегә килгәч яңадан туган кебек булдым. Бик җылы өй бу. Шулай да сагындыра. Бик күп югалтулар күрдем, йөрәк яраларым тирән. Хезмәткәрләр рухи дәва да өләшә", - ди Мансур абый.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International