Апаста тылда хезмәт куйган өлкән хатын-кызларны котладылар

2022 елның 7 октябре, җомга

Халыкара өлкәннәр көне уңаеннан Шәһәр тибындагы Апас поселогы башкарма комитеты Апас бистәсендә һәм Иске Әнәле авылында яшәүче хатын-кыз тыл хезмәтчәннәрен бәйрәм белән тәбрик иттеләр. Котлауларга хатын-кыз депутатлар, Апас мәктәбе һәм Иске Әнәле башлангыч мәктәбе укучылары да кушылды.
“Өлкәннәребез бик сөенделәр. Изге теләкләрен юлладылар. Рәхмәтләрен ирештерделәр”, - дип белдерде шәһәр тибындагы Апас поселогы башкарма комитеты җитәкчесе вазифаларын башкаручы Луиза Сафина.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International