Өлкәннәрне Ульян шәһәрендә яшәүче якташыбыз Рәмис Сафин каршы алып, озатып йөри. Алар шәһәрнең истәлекле урыннарында булып, биредә яшәүче татарлар белән аралашалар.
“Сәяхәтебез мәңге истә калырлык булып уза. Ульян шәһәренең истәлекле урыннарында булабыз. Якташыбыз Рәмис Сафин җылы итеп каршы алды. Бик зур рәхмәт аңа. Безгә күңелле ял оештырган район башлыгыбыз Айрат Җиһаншинга да олы рәхмәтебезне юллыйбыз”,- диләр өлкәннәр.