Урта Балтай гериатрия бүлегендә өлкәннәр концерт карады

2022 елның 7 октябре, җомга

Апас мәдәният йорты каршында оешкан "Замандаш" агитбригадасы тарафыннан концерт тамашасы күрсәтелде.

Өлкәннәрне иң элек район үзәк хастаханәсенең баш табибы Алмаз Алиуллин котлады, исәнлек-саулык, алган дәваларының шифалы булуын теләде.

Үзешчәннәрнең җырларына өлкәннәр кушылып җырладылар, биеделәр. Яшьлекләрен искә алып, хатирәләр яңарттылар.

Бәйрәм азагында табиб Айрат Рахматуллин һәрберсенә чәчәк бәйләмнәре тапшырды.

“Өлкәннәрнең рәхмәт сүзләре күңелне канатландырды, җанга җылылык бирде“, диләр мәдәният хезмәткәрләре.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International