Кече Болгаер авылының китап укучы өлкәннәре очрашты

2022 елның 7 октябре, җомга

Бәйрәмдә иң актив өлкән китап укучылар белән бергә балалар да катнашты. ,,Карлыгач' 'балалар бакчасындагы нәниләр өлкәннәр өчен ,,Шалкан ''әкиятен уйнап, бердәм көч таулар күчерергә сәләтле икәнен ачып бирделәр. Өлкәннәр соклануарын белдерделәр.

Авыл җирлеге башлыгының бәйрәм белән котлавын кабул иттеләр. Мәдәни-милли мирас елы уңаеннан вакытлы матбугат язмаларына күзәтү ясадылар. Күңел төшенкелегенә бирешмәс өчен күңелле ,,Башы телемдә, ахыры төен очында'' дигән уенда катнашып зирәклекләрен күрсәттеләр. Тормышчан кызыклы сорауларга да җавап бирделәр. Балалар өлкәннәрне чәчәк бәйләмнәре белән бүләкләделәр.
Кичә чәй табыны артында дәвам итте. Күтәренке күңел, рәхмәт хисләре белән өлкәннәребез бәйрәмнән өйләренә таралды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International