“Бар җирлекләр дә хөрмәтле өлкәннәребезне котлый. Карабай авылы клубы да өлкән буынга хөрмәт йөзеннән концерт программасы әзерләде. Авылдашларыбызны гармунга кушылып элеккеге, инде онытыла башлаган, әмма һәрвакыт яратып җырланган җырларыбыз, матур шигырьләребез, дәртле биюләребез белән ял иттердек“, - ди клуб мөдире Наилә Гыйззәтуллина.