Апаска кайту картлар йортында тәрбияләнүчеләрнең күптәнге хыялы иде. Өлкәннәр көне уңаеннан һәм район башлыгы тәкъдиме белән аларның әлеге хыяллары тормышка ашты.
Туган нигезләреннән аерылып, читтә яшәү аларның язмышларына язылган булса да, апа-абыйлар күңелсезләнеп утырмый. Канәгать булуларын, район белән элемтәдә торуларын белдерде алар.
Тәмләп чәйләр эчеп, сыйланып алганнан соң, райондашлар Апас туган якны өйрәнү музее белән танышты. Биредә залларны, экспонатларны карады. Музей җитәкчесе Рәмис Ногманов барысы турында да тулы мәгълүматлар бирде, кунаклар белән дә якыннан танышып чыкты.
Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гөлүсә Галләмова, ветераннар Советы җитәкчесе Гөлнур Насыйбуллина аларны өлкәннәр көне белән тәбрик итте. Район башлыгы исеменнән күчтәнәчләр таратылды.