Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгына караган Эшкуарлыкка ярдәм итү фондының Экспортка ярдәм итү үзәге экспортерларны агросәнәгать комплексы продукциясенең демонстрация-дегустация павильоннары мөмкинлегенә багышланган түгәрәк өстәлдә катнашырга чакыра.
Россия экспорт үзәгенең мондый даими эшли торган павильоннары бүген Кытайда, Берләшкән Гарәп Әмирлекләрендә, Мисырда, Вьетнамда, Төркиядә эшли.
Аларның төп максаты-чит ил базарларында Россия азык-төлек җитештерүчеләренең булуын тәэмин итү һәм сәүдә челтәрләренә чыгару.
Түгәрәк өстәл Казанда 12 октябрьдә 11.00 сәгатьтә Петербург ур., 28 йорт адресы буенча узачак.
Демонстрация-дегустация павильоннары эше турында «Россия экспорт үзәге» АО (Түбән Новгород шәһәрендә) аерымланган бүлекчәсе җитәкчесе Николай Ереев сөйләячәк. Шулай ук «АРАБИК ГРУПП» ҖЧҖ компаниясенең ВЭД бүлеге менеджеры Артем Шакиров та үз тәҗрибәсе белән уртаклашачак.
Катнашу өчен сылтама буенча теркәлергә кирәк https://forms.gle/T7SCkauXndBTmoEq7.