Федераль ихтыяҗларны тәэмин итү өчен контрактлар буенча эшләрнең сроклары, бәясе, төрләре һәм күләме, тәэмин итүчеләр өлешчә мобилизация кысаларында хезмәткә чакырылган компанияләр булса, үзгәртелергә мөмкин. Карар шәхси эшмәкәрләргә дә кагылачак.
Яңалык 2023 ел ахырына кадәр булачак барлык контрактларны аңлата.
Башкаручыларга компания яки ИП мобилизация аркасында контрактны вакытында үти алмау сәбәпле килеп чыккан неустойкалар исәптән чыгарылачак.
Мондый бизнес вәкилләре намуссыз тәэмин итүчеләр реестрына кертелмәячәк.
Хөкүмәт региональ һәм җирле хакимиятләргә дәүләт һәм муниципаль ихтыяҗларны тәэмин итү өчен контрактларга охшаш үзгәрешләр кертергә тәкъдим итте.