​​Үзмәшгульләрнең хокукларын һәм мәнфәгатьләрен региональ бизнес-Омбудсменнар яклаячак

2022 елның 21 октябре, җомга

Президент каршындагы Эшкуарлар хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил һәм бизнес-Омбудсменнарның шәхси эшмәкәрләр һәм юридик затлар белән беррәттән үзмәшгульләр мәнфәгатьләрен якларга мәҗбүр итүче закон проекты әзерләнгән.
Закон чыгару инициативасы авторлары фикеренчә, үзмәшгульләрдә Федераль салым хезмәте, аренда рәсмиләштерүдә, суд процессларында, намуссыз конкуренцияләрдә кыенлыклар туарга мөмкин.
Хәер, Татарстан бизнес-омбудсмены җәмәгатьчелекне кабул итү бүлмәсендә аңлатып узганча, хәзер дә алар үз эшләрендә юридик затлар, шәхси эшмәкәрләр һәм үзмәшгульләр арасында аермалык тудырмый – ТР бизнес-омбудсмены кайнар линиясенә килгән барлык мөрәҗәгатьләр буенча эш бара 8(843)203-29-08.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International