Укучылар чиста, якты мәктәпкә киләчәк

2013 елның 20 июле, шимбә

Кильдураз мәктәбе беренче укучыларын 1953 нче елда каршы ала. 60 еллык тарихы булган мәктәптә быел республикакүләм программа буенча капиталь төзекләндерү эшләре бара. Бүгенге көнгә аның түбәсе ябылган, нигезе яңартылган, тәрәзәләре алыштырыла башлаган. Штукатур, буяу эшләрен укытучылар һәм техник хезмәткәрләр башкара. “Укучыларыбыз яңартылган чиста, якты мәктәпкә укырга киләчәкләр. Коллектив бик теләп төзекләндерү эшендә катнаша,” – ди мәктәп директоры Альберт Хәкимов.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International