Икътисад министрлыгы бизнеска кредит каникуллары бирә

2022 елның 14 ноябре, дүшәмбе

​​ 
Икътисад министрлыгы бизнеска кредит каникуллары бирә

Өлешчә мобилизация шартларында ярдәм итү чаралары кысаларында Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгына караган Эшкуарлыкка ярдәм итү региональ фонды (Фонд) бизнеска 2022 елның 21 сентябренә кадәр төзелгән микрозаймнарның гамәлдәге шартнамәләре буенча кредит каникуллары бирәчәк. Чара хәзерге шартларда бизнеска финанс йөкләнешен киметергә мөмкинлек бирәчәк.
Бурычларын түләү буенча йөкләмәләрне үтәүне туктатып, микрозайм килешүен озайтуга милекче һәм бер үк вакытта җитәкче хәрби хезмәткә алына яки өлешчә мобилизациягә бәйле рәвештә контракт буенча уза торган юридик затлар, шулай ук Хэ һәм хәрби хезмәткә чакырылган яки контракт буенча үтүче үзмәшгуль гражданнар дәгъва кыла ала.
Чара гариза бирү характерында, аны алу өчен Фондка 2023 ел ахырына кадәр мөрәҗәгать итәргә кирәк. Кредит каникуллары эшкуарның кредит тарихын начарайтмас.
Программада катнашу өчен гаризаны скан гаризаны Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм фондының электрон почтасына җибәреп тапшырырга мөмкин: info@fpprt.ru.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International