Параллель импорт өчен товарлар исемлегенә алкогольле продукцияне керттеләр
Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы әлеге продукция кибетләре ассортиментын туендыру максатыннан алкогольле продукция брендлары (ТНЭЭД ЕЭС 2208 кодлары Төркеме) исемлегенә кертте. "Параллель импорт механизмы бүгенге көндә Россиядә җитештерелми торган алкогольле продукциягә кагылачак», - дип аныкладылар министрлыкта.
Шулай ук параллель импорт исемлегенә автомобиль запас частьләре, химия сәнәгате продукциясе, уенчыклар һәм башка товарлар җитештерүчеләрнең брендлары кертелгән.
Министрлыкта теге яки бу брендны тиешле исемлектән кертү/төшерү өчен төгәл критерийлар бар: әгәр компания Россия базарыннан китсә, җибәрүне туктатса, Россиядә үз производствосын япса - мондый брендлар параллель импорт исемлегенә кертелә. Әгәр чит ил партнерлары контракт йөкләмәләрен намус белән үти икән, продукция киштәдә җитәрлек күләмдә күрсәтелә һәм безнең предприятиеләргә җибәрелә - продукция исемлектән төшереп калдырыла.