Федераль салым хезмәте искәрткәнчә, 2023 елдан юридик затлар милкенә декларациясез салым салу башланачак.
Сүз сәүдә-офис үзәкләре, бакча йортлары, фатирлар, гаражлар, торак булмаган аерым биналар турында бара. Әгәр компаниянең бөтен мөлкәтенә кадастр бәясе буенча гына салынса, декларацияне бөтенләй тапшырырга туры килмәячәк.
2023 елдан башлап салымчылар оешмаларга милек салымының исәпләнгән суммалары турында электрон хәбәрләр җибәрәчәкләр. Хәбәрләр Росреестрдан, төбәк хакимиятләреннән һ.б. мәгълүматлар нигезендә формалаша.
Әгәр дә компания исәп-хисап белән килешми икән, салым түләүченең дөреслеген раслаучы аңлатмалар һәм документлар җибәрергә мөмкин.