Апаста мөмкинлеге чикле райондашларга ташламалы көнкүреш хезмәте күрсәтелә

2022 елның 2 декабре, җомга

3 декабрьдә билгеләп үтелә торган Халыкара инвалидлар көненә багышланган Инвалидлар декадасы старт ала.
Районда физик мөмкинлеге чикле райондашларга ташламалы көнкүреш хезмәте күрсәтеләчәк: “Монро” матурлык салоны 1 нче декабрьдә, чәчтараш Татьяна Гыйсмәтуллина 1-10 декабрьдә ташламалы бәя белән, чәчтараш Зөлфия Зыятдинова 6 декабрьдә бушлай хезмәт күрсәтәчәк.
Шулай ук мунча да мөмкинлеге чикле райондашларга үзенең хезмәтләрен тәкъдим итә: 1 декабрьдә хатын-кызлар, 2 декабрьдә – ир-атлар мунчага бушлай керә ала.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International