Районда “Татарча диктант яз” акциясе узды

2022 елның 2 декабре, җомга

Ноябрь ае белем тикшерү акцияләренә аеруча бай. 8 нче ноябрьдә район мәктәпләрендә "Этнографик диктант" Рәсәйкүләм акциясе үтсә, 18 нче ноябрьдә Татарстан Республикасы халыклары телләрендә диктант язу оештырылды.
“25-26 нчы ноябрь көннәрендә районыбызның барлык мәктәп һәм база балалар бакчалары коллективлары "Татарча диктант Яз" Халыкара акциясенә кушылды. Белем бирү оешмалары хезмәткәрләре, укучылар татар теленнән белемнәрен сынадылар, дөрес язу күнекмәләрен үстерделәр”, - дип хәбәр итте район мәгариф бүлеге методисты Айсылу Гыйниятуллина.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International