Апас спорт мәктәбенә «Убырлы карчык» килде

2022 елның 5 декабре, дүшәмбе

Районыбызда барлыгы 77 мөмкинлеге чикләнгән бала яши. Бүген алар янына спорт мәктәбенә убырлы карчык килде. Балалар уеннар уйнадылар, ярышларда катнаштылар, рәхәтләнеп күңел ачтылар.
Бәйрәм тамашасында район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гөлүсә Галләмова һәм райондагы спорт объектлары җитәкчесе Ирек Яраханов катнашты. Алар балаларга исәнлек-саулык, шатлык-сөенечләр, күтәренке кәеф теләделәр һәм район башлыгы Айрат Җиһаншин исеменнән күчтәнәч пакетлар тапшырдылар. Балаларга матур тамаша әзерләүдә ярдәм иткән иганәчеләр Лилия Зәйнуллина, Ринат Миначев, Наилә Әхмәдиева, Хәйдәр Булатов, Руслан Хәсәнов һәм Азат Сафинга олы рәхмәт сүзләре юлланды.
Бәйрәм чарасында барлыгы 33 мөмкинлеге чикләнгән бала катнашты.
Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гөлүсә Галләмова шулай ук Апаста яшәүче Ислам Закиров янында да булды һәм аны күчтәнәчләре белән сөендерде. 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International