Татарстан Республикасы дәүләт идарәсен циффрлы үстерү, мәгълүмати технологияләр һәм элемтә министрлыгы сезгә Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр Порталында Татарстан Республикасында элемтә хезмәтләреннән канәгать булу турында халыкның сораштыруы ачылуы турында хәбәр итә.
Сораштыру күрсәтелә торган элемтә хезмәтләренең сыйфатын бәяләү һәм республика территориясендә проблемалы зоналарны ачыклау максатыннан үткәрелә.
Сораштырулар Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр Порталында Ачык Татарстан сылтамасы буенча бар (tatarstan.ru).