Инвалидларны билгеләнгән квота нигезендә эшкә урнаштыру бурычын үтәмәгән өчен эш бирүчеләрнең административ җаваплылыгы
«Татарстан Республикасы территориясендә эшчәнлек алып баручы эш бирүчеләрдә инвалидларны эшкә урнаштыру өчен эш урыннарын квоталау тәртибе турындагы нигезләмәне раслау хакында " 04.05.2007 ел, №170 Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Карары нигезендә инвалидларны эшкә урнаштыру өчен махсус эш урыннарының минималь саны билгеләнә. ТР бизнес-омбудсменының иҗтимагый кабул итү бүлеге хезмәткәрләре эшкуарлар өчен квоталар кысаларында инвалидларны эшкә урнаштыру бурычын үтәмәүгә административ җаваплылык буенча белешмәлек әзерләделәр.