2023 елның 1 гыйнварыннан РФ НКның 14.07.2022 ел, № 263-ФЗ Федераль закон белән кертелгән яңа нигезләмәләре үз көченә керде. Алар оешмалар, ИП һәм физик затлар тарафыннан салымнар, җыемнар һәм иминият взнослары түләгәндә бердәм салым счетын һәм бердәм салым түләвен куллану өчен хокукый нигезләр куялар.
Шуңа бәйле рәвештә Федераль салым хезмәте бурычларны түләү һәм банк гарантиясе (поручительство килешүе) буенча акча суммасын түләү таләпләренең яңа формаларын раслады.
Документларның яңа формалары 2023 елның 11 гыйнварыннан үз көченә керәчәк.