РФ Президенты Владимир Путин кече һәм урта бизнеска үзләре арендалаган күчемсез милекне сатып алу хокукын бирә торган законга кул куйды.
Сүз дәүләт яки муниципаль милектә булган милек турында бара. Сатып алу турында гариза биргән көнгә күчерелгән милек кече һәм урта компанияләрнең вакытлыча биләмәсендә яки вакытлыча кулланылышында бер ел яки аннан да күбрәк вакытлыча контракт нигезендә булырга тиеш.