- Федераль программа нигезендә чираттагы фельдшер-акушерлык пункты сафка басты. Барлык авыл халкы исеменнән ил һәм республика җитәкчелегенә рәхмәт белдерәм. Авыл халкы сәламәт булсын, бирегә сәламәтлекләрен ныгыту өчен генә килсеннәр. Яңа ел белән котлыйм. Исән булыгыз! - диде район башлыгы Айрат Җиһаншин.
РФ Дәүләт Думасы депутаты, икътисад сәясәте комитеты рәисе Максим Топилин халык сәламәтлеген кайгыртуга юнәлдерелгән программаларның мөһимлеген ассызыклады.
- Медицина ярдәме күрсәтү Халыкның сәламәтлеген кайгырту, ныгыту һәм саклау өчен кирәк. Бу юнәлештә инде күп еллар махсус программалар эшли. Ил җитәкчелеге дә моңа зур игътибар бирә, - дип билгеләп үтте Максим Топилин.
Гөлназ Шәмсетдинова инде дистә еллар Чүри-Бурыш авылында халык сәламәтлеге сагында тора. Ул 285 кешегә хезмәт күрсәтә, шул исәптән 60 бала. Хәзер бу эшне заманча, яңа шартларда дәвам итәчәк.
- Әлегә кадәр медпункт клуб бинасында урнашкан иде. Агымдагы елның май аенда яңа модульле фельдшер-акушерлык пункты төзелеше башланды. Сугылганнан соң бер ай эчендә бина корпусы да җыелды. Барлык җиһазлар да яңа. Төзүчеләр бик тырышып эшләделәр. Мин халыкны җылы, матур, уңайлы пунктта кабул итәрмен. Авылдашларга сәламәтлек телим, - диде ул һәм район җитәкчелегенә, хастаханә коллективына рәхмәт белдерде,