Эшкуарлыкка ярдәм итү региональ фондының Экспортка ярдәм итү үзәге 25 гыйнварда эшкуарлар өчен «2023 елда Татарстан Республикасының экспорт юнәлешле предприятиеләренә ярдәм итү чаралары»темасына бушлай вебинар уздырачак.
Вебинар кысаларында Экспорт юнәлешле эшкуарларга ярдәм итү чаралары җентекләп яктыртылачак. Күрсәтелгән чараларның күбесе эшкуарлар өчен бушлай:
• халыкара күргәзмәләрдә катнашуны оештыру
• чит ил контрагентын эзләү
* экспорт контрактын озату
• халыкара маркетплейсларда урнаштыру
• укыту
Вебинар 2023 елның 25 гыйнварында 10.00 сәгатьтә узачак.
Катнашу өчен сылтама буенча теркәлү кирәк: https://forms.gle/5bXXCNsFNf93bMbC8
Вебинарга тоташканда платформада "оешма исеме/катнашучының ФИОСЫ" форматында күрсәтергә кирәк.