Бер ел эчендә бу күрсәткеч 16,6% ка артты. Шул ук вакытта файдалы казылмалар чыгару тармагында иң югары хезмәт хакы — 78 155 сум һәм мәгълүматлаштыру һәм элемтә өлкәсендә — 76 245 сум, дип хәбәр итә ТР Хезмәт министрлыгы матбугат хезмәте.
Иң түбән хезмәт хакы-кунакханә тармагында, җәмәгать туклануы предприятиеләрендә һәм күчемсез милек операцияләре өлкәсендә.
Элегрәк хәбәр ителгәнчә, Татарстан 2022 елның беренче 10 аенда Идел буе федераль округында хезмәт хакы дәрәҗәсе буенча лидерлыкта.