Апас районы мәктәпләрендә җирле үзидарә депутатлары һәм Дәүләт Советы депутатлары катнашында парламент дәресләре уза.

2023 елның 3 феврале, җомга

1 февральдән 18 февральгә кадәр Апас муниципаль районы мәгариф учреждениеләрендә Татарстанда игълан ителгән Милли мәдәниятләр һәм традицияләр елына багышланган «Без – Россия гражданнары»дигән темага Парламент дәресләре уза.

Апасның «Бердәм Россия» партиясе депутаты Гүзәл Хилавиева Иске Үзән башлангыч мәктәбе укучылары белән очрашты. Депутат укучыларга Россия халыкларының күптөрлелеге, Россия Федерациясе дәүләт сәясәтенең төп юнәлешләре турында сөйләде.

«Укучылар дәрес эшенә бик актив керештеләр, фактлар белән кызыксындылар, сораулар буенча фикер алыштылар, бу Парламент дәресе – 2023 укытучылар һәм укучылар тормышында мөһим вакыйга булуын күрсәтә!"- диде депутат Гүзәл Хилавиева.

"Парламент дәресе Татарстан Республикасында һәм безнең районда күптән традициягә әйләнде. Аны әзерләү һәм уздыру мәктәп укучыларының сәяси-хокукый культурасын формалаштыруга, җәмгыятьнең социаль-сәяси тормышында гражданнарның ролен аңлауга, патриотизм, гражданлык, җәмгыять, ил алдында җаваплылык кебек сыйфатларны үзендә тәрбияләүгә билгеләүне формалаштыруга ярдәм итә..

Мондый дәресләр районның барлык 20 мәктәбендә дә узачак. Дәресләрне оештыруда Апас муниципаль районы Советында депутат фракциясенең бөтен составы, Дәүләт Советы депутаты Фәнил Баһаутдинов катнашачак."- дип билгеләп үтте депутат фракциясе җитәкчесе Ленар Хантимиров.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International