Татарстан Республикасының аерым дәүләт вәкаләтләрен үтәү өчен җаваплы затлар арасында "Һөнәре буенча иң яхшы" конкурсына йомгак ясалды

2023 елның 9 феврале, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы ел саен Татарстан Республикасының аерым дәүләт вәкаләтләрен үтәү өчен җаваплы затлар арасында «Һөнәре буенча иң яхшы» исеменә конкурс үткәрә.
Татарстан Республикасы Апас муниципаль районы Советы аппараты юристы Закиров Салават Рәхимулла улы «муниципаль регистр алып бару өчен кирәк булган җирлекләрдән мәгълүмат җыю өчен иң яхшы җаваплы»номинациясендә җиңде. Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының йомгаклау коллегиясендә Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Камил улы Нигъмәтуллин һәм юстиция министры Заһидуллин Рөстәм Илдус улы аңа Җиңүче Дипломы һәм истәлекле бүләкләр тапшырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International