Апаска эш сәфәре белән Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин килде

2023 елның 9 феврале, пәнҗешәмбе

Районга эш сәфәре белән Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин, “Ак Барс Банк” идарәсе җитәкчесе Зөфәр Гәрәев, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ленар Гарипов һәм башка министрлык вәкилләре килде.

Кунаклар яңа гына төзекләндерү эшләре тәмамланган район үзәк хастаханәсенең балалар поликлинасына килделәр. Биредә 35 миллион сумлык эш башкарылган. Киләчәгебез булган – балаларга тиздән аерым бинада хезмәт күрсәтеләчәк.
-Бина яңа, якты, яңа җиһазлар белән баетылган. Биредә табибларга, шәфкать туташларына эшләр өчен барлык шартлар да тудырылган. 1 катында балалар консультациясе, икенчеседә - балалар бүлекчәсе булачак, - ди хастаханәнең баш табибы Алевтина Керимова.

#ПартийныйДесант #ЕдинаяРоссия #НароднаяПрограмма

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International