Оешмалар 28 февральгә кадәр яңа кагыйдәләр буенча 2022 елга милек салымнарын түләргә тиеш

2023 елның 13 феврале, дүшәмбе

Федераль салым хезмәте оешмаларга 28 февральдә 2022 елга милек салымнарын түләү вакыты бетә дип кисәтте. Ведомство искәртеп узганча, 2023 елдан РФ НКның яңа нормалары үз көченә керде, алар транспорт һәм җир салымнары, милеккә салым, шулай ук алар буенча алдан түләүләр өчен бердәм түләү срокларын билгеләде. Федераль салым хезмәте шулай ук ачыклык керткәнчә, күрсәтелгән салымнар буенча алдан түләүләрне 2023 елдан узган кварталдан соң килүче айның 28 числосыннан да соңга калмыйча түләргә кирәк. Әгәр дә ул региональ законнарда булса, алдан түләү түләнми. Моннан тыш, 2023 елдан башлап салым түләүчеләр-оешмалар салым суммалары, алар буенча алдан түләүләр турында белдерү кәгазьләре тапшырырга тиеш. Мондый белдерү түләү вакыты билгеләнгән айның 25 числосыннан да соңга калмыйча исәпләү урыны буенча салым органына тапшырыла. Шуңа бәйле рәвештә, 2022 елга милек салымнары буенча белдерүне 2023 елның 27 февраленнән дә соңга калмыйча бирергә кирәк (чөнки 25 һәм 26 ял көннәренә туры килә). Шул ук вакытта 2023 елда оешмалар белдерү кәгазе бирмәскә һәм түләү йөкләмәсендә тиешле бюджетка салым күчерү өчен барлык кирәкле белешмәләрне күрсәтергә мөмкиннәр. Әгәр элек салым органнарына хәбәрнамәләр тапшырылмаган булса, мондый алым рөхсәт ителә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International