Татарстан эксперименталь салым режимнарын гамәлгә ашыруда актив катнаша. 2022 елның 1 июленнән Республика салым салуның автоматлаштырылган гадиләштерелгән системасын (АУСН) билгеләү буенча пилот төбәк итеп билгеләнде. Бүген Татарстанның 1,5 меңнән артык эшкуары әлеге салым режимын куллана, дип хәбәр итте ТР икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов. Хезмәткәрләр саны 5 кешегә кадәр булган һәм еллык кереме елына 60 млн. сумнан артмаган оешмалар махсус режимны куллана ала. Проектка Россиянең 9 эре банкы кушылган инде. Эксперимент нәтиҗәләре буенча пилот төбәкләрдә аны озайту һәм махсус салым режимын башка төбәкләргә тарату турында Карар кабул ителәчәк.