Татарстан Республикасы буенча Идарә адресына түләүле медицина хезмәтләрен кулланучыларның «Витамед» ҖЧҖ гамәлләренә карата кулланучыларны ялгыштыру, акчаларны кире кайтарудан баш тарту факты буенча шикаять белән мөрәҗәгатьләре килү дәвам итә.
Идарә «Витамед»ҖЧҖ гамәлләреннән зыян күргән кулланучылар хокукларын яклауга коллектив дәгъва әзерләү турында Карар кабул итте.
Моның өчен кулланучыларга Идарәгә документлаштырылган материалларның (килешү, чеклар, квитанцияләр) күчермәләрен беркетеп, тиешле гариза белән мөрәҗәгать итәргә кирәк.
Коллектив дәгъваны әзерләү буенча кирәкле консультацияне Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор идарәсеннән түбәндәге адрес буенча алырга мөмкин: Казан шәһ., Б. Красная ур., 30, каб. №14 тел. 8 (917) 224-87-94.