Татарстанлыларга социаль контракт буенча финанслар җәлеп итәргә һәм бизнес-идеяне гамәлгә ашырырга ярдәм итәчәкләр

2023 елның 27 феврале, дүшәмбе

28 февральдән “Кече һәм урта эшмәкәрлек” илкүләм проекты буенча социаль контракт алучылар өчен бушлай вебинарлар сериясе старт ала. Укыту социаль контракт төзергә ниятләүче физик затларга: эшкуарлык эшчәнлеге нигезләрен өйрәнергә дәүләттән финанслау алу өчен кирәкле предприятиенең бизнес-планын төзергә мөмкинлек бирәчәк. Укуда катнашу өчен МСП.РФ Цифрлы платформасында «Региональ яклау чаралары» бүлегендә гариза бирергә кирәк. Хезмәт "Минем бизнес" үзәгендә популяр һәм үз эшен ачарга планлаштыручы физик затлар арасында ихтыяҗ бар. Социаль контракт аз керемле гаиләләргә һәм яшәү минимумыннан түбән керемле гражданнарга бирелә. Бер тапкыр бирелә торган түләү күләме 350 мең сумга кадәр тәшкил итә. Социаль контракт халыкны социаль яклау бүлеге һәм эшкуарлык эшчәнлеген гамәлгә ашырырга планлаштыручы граждан арасында төзелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International