Заявкалар 3 апрельгә кадәр кабул ителә. Конкурста яңа әйберләр, эшләнмәләр, технологияләр яисә үз фәнни-техник һәм фәнни-технологик тикшеренүләр нигезендә хезмәт күрсәтергә әзер студентлар һәм аспирантлар катнаша ала. Конкурс җиде тематик юнәлешне үз эченә ала: цифрлы технологияләр, медицина һәм сәламәтлек саклау технологияләре, химик технологияләр һәм яңа материаллар, яңа приборлар һәм интеллектуаль җитештерү технологияләре, биотехнологияләр, ресурсларны саклаучы энергетика, креатив индустрия. Көндезге һәм читтән торып экспертиза нәтиҗәләре буенча иң яхшы заявкалар биргән студентлар үз эшләнмәләрен тормышка ашыруга 1 млн сум алачак. 2023 елда 1500 студентка ярдәм итү планлаштырыла - узган ел белән чагыштырганда 500 күбрәк. Конкурсны инновацияләргә ярдәм фонды үткәрә. Барлык нечкәлекләр һәм гариза бирү - Фонд сайтында