Татарстанда интернет-сәүдә базарында әйдәп баручы катнашучыларны җәлеп итү һәм аларның инфраструктурасын үстерү буенча планлы эш алып барыла, бу яңа компанияләр һәм сервислар булдыруга, эш урыннары үсешенә ярдәм итә. Бу хакта ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов сөйләде. Татарстанда Wildberries маркетплейсының логистик үзәге булдырылды, OZON һәм KazanExpress фулфилмент-үзәкләре киңәя. "Үсеш алган интернет-сәүдә инфраструктурасын формалаштыру республика икътисадына якынча 10,5 млрд сум җәлеп итәргә мөмкинлек бирәчәк. Шул исәптән 2,5 млрд Ozon маркетплейс фулфилмент үзәгенә һәм 3,2 млрд сум беренче чиратта kazanexpress маркетплейсның фулфилмент-үзәгенә инвестицияләнгән»,-дип хәбәр итте министр. Интернет-сәүдә инфраструктурасын үстерүгә инвестицияләр 1,37 млрд сумнан артып киткән. Ozon-ның 3 нче чираты төзелешенә инвестицияләр-3,4 млрд. сум.