​​Татарстанның һәр тугызынчы эшкуары һәм үзмәшгулье интернет-сәүдәне үзләштергән инде

2023 елның 28 феврале, сишәмбе

2022 ел нәтиҗәләре буенча Татарстан Республикасында теркәлгән һәр тугызынчы субъект һәм үзмәшгульләр үз товарларын онлайн-каналларда сату белән шөгыльләнә. Бер ел эчендә аларның өлеше 7,01% тан 11,5% ка кадәр артты. Өстәвенә, аларның 33 процентының интернет-сәүдәдән Кереме бердәнбер яки төп хезмәт хакы булып тора. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР Башлыгының Эшмәкәрләр хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкиле, ТР Рәисенең ярдәмчесе Фәрит Габделганиев хәбәр итте. Брифингта шулай ук ТР икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов, Чаллы мэры Наил Мәһдиев һәм KazanExpress компаниясе Директоры Линар Хөснуллин катнашты. 2022 ел нәтиҗәләре буенча Татарстан сатучылары саны 2 тапкыр артты һәм 45423 тәшкил итте, бу Идел буе федераль округы буенча селлерларның гомуми саныннан 27% тәшкил итә (2021 елда – 23098). Аларның сату әйләнеше бер елда 50,37 млрд сумга җиткән, бу 2021 ел нәтиҗәләреннән 2 тапкыр (+100,3%) артык (25,14 млрд сум). Узган ел йомгаклары буенча республика бюджетына әлеге төр эшчәнлектән кергән керемнәр 3 млрд.сум тәшкил иткән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International