Ифтар мәҗлес

2013 елның 9 августы, җомга
Ел саен Рамазан аенда район башлыгы тәкъдиме белән һәрбер авыл җирлегендә Ифтар мәҗлесләре уздырыла. Быелгысы елда да 22 авыл җирлегендә барлыгы 1056 ураза тотучы мөселманнар мәчетләргә чакырылып авыз ачтылар. ҖЧҖ “Зөя” агрофирмасы үзенең территориясенә туры килүче 36 мәчеткә бу эшне оештыру өчен акчалата да, азык-телек белән дә ярдәм итте. Шулай ук “Табар”, “Яңа юл”, “РиФ”, “Алга” хуҗалыклары да ураза тотучы дин кардәшләрен җыеп саваплы эш башкарды. Оешмалар һәм шәхси эшмәкәрләр беркайчан да кырыйда калмый бу изге эштән. Апасның 27, Каратун авыл җирлегенең 13 эшмәкәре үз элешен кертте. “Зөя” сәләмәтләндерү үзәге үз бинасында Коштавы һәм Дәвеш авыл җирлекләре мөселманнарын кунак итте. Шулай ук биредә дога һәм вәгазьләрне балалар йортында тәрбияләнүче балалар да тыңлады, бәйрәм табыны артында кунак булдылар. Авыл җирлекләре активлары, бюджет элкәсе хезмәткәрләре тарафыннан әзерләнгән табыннар мул, түгәрәк булды. Дин тотучы райондашларыбыз изге теләкләрен теләп, районыбыздагы халыкның тормышы матур, дөньялар тыныч булсын өчен догалар колды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International